Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Котлаулар

15 февраль көнне илебез Совет гаскәрләренең Әфганстаннан чыгарылган көнен искә ала

15 февраля 2023, 07:06

208

0

0

15 февраль көнне илебез Совет гаскәрләренең Әфганстаннан чыгарылган көнен искә ала

Бүген районда әфганчылар бер-берсе белән күрешеп истәлекләр, хатирәләр барлаша, мәктәпләрдә алар белән очрашулар уздырыла. Яшь буын арасында алар патриотлык үрнәге булып тора. Махсус хәрби операция башлангач та, иң беренче булып ярдәмгә килүче, егетләрне чын күңелдән кайгыртучы хәрби хезмәт ветераннары булды. Аларга олы рәхмәтемне белдерәм.
Язмышына әфган сугышы кайтавазы кагылып үткән һәркемгә чын күңелдән тормыш оптимизмы, сәламәтлек, бәхет, иртәгесе көнгә ышаныч телим. Авыр сынаулар үтеп, өенә әйләнеп кайта алмаган һәм кайтып та тән һәм күңел яраларыннан арына алмыйча арабыздан киткән егетләребез мәңге күңелләребездә.
Фәнис Зәйнуллин,
Татарстан Республикасының Сугыш хәрәкәтләре Ветераннарының Координацион Советы район бүлеге җитәкчесе.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев