15 февраль – сугышчы интернационалистларны искә алу көне
Әфган җиреннән совет гаскәрләре чыгарылуга 33 ел вакыт узган. Хәрби бурычларын туган илебездән читтә намус белән үтәгән һәм үтәүче һәркемгә рәхмәт белдерәм. Сугышчан бурычына тугры калып, һәлак булган солдатларны онытырга хакыбыз юк. Алар мәңге безнең күңелләрдә калыр. Ватаныбызга чын каһарманнар, бер дигән уллар тәрбияләп үстергән ата-аналар алдында баш иям. Хәрби бурычларын намус белән үтәгән барлык ветераннарыбызга исәнлек-саулык, гаилә бәхете, тыныч тормыш телим.
Айрат Җиһаншин, муниципаль район башлыгы.
Нет комментариев