Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Котлаулар

15 май – Халыкара гаилә көне

15 мая 2024, 07:30

266

0

0

15 май – Халыкара гаилә көне

Сезне ихлас күңелдән Халыкара гаилә көне белән тәбрик итәм. Гаилә – кешенең төп терәге, җәмгыятьнең рухи сәламәтлеге чыганагы. Гаилә – ул җылылык, мәхәббәт, ышаныч учагы. Аның төп бурычы – балалар үстерү, аларга лаеклы белем бирү, тормышта үз юлларын табарга өйрәтү. Нәкъ менә гаиләдә бала шәфкатьлелек, намуслылык, хезмәт һәм патриотик тәрбиянең беренче сабакларын ала. Гаилә ныклы булса, дәүләт тә ныклы була. Шуңа күрә, илебездә гаилә байлыкларын ныгытуга, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалауга юнәлдерелгән программалар тормышка ашырыла.
Сезгә чын күңелдән иминлек, матур, тату, тигез тормыш, бәхетле көннәр телим. Гаилә учагы җылы, ата-аналар белән балалар арасындагы мөнәсәбәтләр ихтирамлы булсын! Яшь гаиләләр теркәлсен, аларда бәхетле балалар тусын!
Айрат Җиһаншин, муниципаль район башлыгы.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев