15 май – Халыкара гаилә көне

Хөрмәтле райондашлар! Барыгызны да Гаилә көне белән чын йөрәктән котлыйм. Гаилә учагыгыз нык булсын! Балаларыгыз тигезлектә үссен, аларга һәр яктан да үрнәк булырга тырышыгыз. Гаилә учагызыгызны сүрелдермичә, бер-берегезгә җан җылыгызны жәлләмичә, яратып һәм яратылып яшәгез. Гаиләләр таркалмасын, аерылышулар булмасын иде. Сабыйларыбыз әтинең дә, әнинең дә назын тоеп үссен. Гаилә бәхетеннән дә олы бәхет җир йөзендә юктыр. Барыгызга да тигез, парлы, бәхетле һәм сәламәт гаилә тормышы телим. Ак бәхеткә күмелеп яшәгез!
Айрат Җиһаншин,
муниципаль район башлыгы.
Нет комментариев