Чирмешән авылында яшәүче әниебез Ахметвалиева Гөлгенә Вазыйхҗан кызының 10 октябрьдә зур юбилее – 70 яшь тулган көне
Әни! Без сине барлык туганнарың, балалрың бергә җыелып бәйрәмең белән котлыйбыз.
Сокланырлык синең үткәннәрең,
Алдамаса иде көткәннәрең.
Бүгенгең дә синең матур булсын,
Көләч йөзең һәрчак балкып торсын.
Сабырлыгың алларында
Һәркем башын иярлек.
Чын күңелдән горурланып,
"Безнеке Ул,"- диярлек.
Кеше итәм, диеп, безне
Тырыштың бар көчеңә.
Рәхмәт сиңа, әниебез,
Барысы, барысы өчен дә.
Ходай сиңа сәламәтлек
Бирә күрсен гомергә.
Әле оныкчыкларны да
Язсын иде күрергә.
Шушы шигырь бәйләмебез
Булсын бездән зур бүләк.
Озак яшә, әниебез,
Син безгә бик-бик кирәк!
Сине яратып - балаларың Альфир-Гөлназ, Миләүшә, оныкларың Инзилә-Шамиль, Әминә.
Нет комментариев