“Ак Барс” Банк оешуга – 24 ел
![“Ак Барс” Банк оешуга – 24 ел](https://apastovo.ru/images/uploads/grats/2018/3/13/4871505d2866962ff41c2e5c22af588d_XL.jpg)
Хөрмәтле хезмәттәшләрем! Сезне чын күңелдән "Ак Барс" Банкның туган көне белән тәбрик итәм.
Банкның "Беренче номерлы Апас" өстәмә офисы хезмәткәрләренә эшкә бирелгәнлекләре, тугры хезмәтләре һәм тырышлыклары, бердәмлекләре өчен рәхмәтемне белдерәм. Нәкъ менә шушы сыйфатлар эшебезне нәтиҗәле итә, клиентларның ышанычын яуларга, алга куелган максатларга ирешергә, бурычларны үтәргә этәргеч бирә. Барлык эшләрегездә һәм яңа башлангычларыгызда уңышлар сезнең һәрчак янәшәгездә булсын, яңа финанс киңлекләре ачарга ярдәм итсен.
Саулык-сәламәтлек, хезмәт казанышлары, гаилә бәхете, шатлыклар телим сезгә!
Хөрмәт белән - Илдар Нигъмәтҗанов, "Ак Барс" Банкның "Беренче номерлы Апас" өстәмә офисы җитәкчесе.
Нет комментариев