Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

2 декабрьдә Олы Болгаер авылында яшәүче Гыйниятуллина Саимә Ганибай кызының күркәм юбилее

01 декабря 2017, 08:17

627

0

0

2 декабрьдә Олы Болгаер авылында яшәүче Гыйниятуллина Саимә Ганибай кызының күркәм юбилее

Кадерле әниебез! Сине чын күңелдән гомер бәйрәмең белән тәбрик итәбез. Сиңа саулык, сәламәтлек, хәерле озын гомер телибез. Иң кадерле әни, сөйкемле дәү әни, ягымлы әбиебез булып, тирә-күршеләргә дә, барлык якыннарыңа, авылдашлаыңа да, хөрмәтле ак әби булып, шатлык-куанычта яшә!

Сызламасын тәнең, сыкранмасын җаның,

Туар көнең һәрчак ак булсын.

Балаларың, оныкларың назы,

Яшәү дәртен, синең арттырсын!

Арабызда яшең генә түгел,

Күңелең белән олы кеше син!

Тәсбих төймәләрен тарта-тарта

Һәр кешегә бәхет телисең.

Туган көндә бергә җыелышып

Сиңа бары шуны телибез.

Сәламәт бул, яшә 100 гә кадәр,

Син бит безнең изге кешебез!

Иң изге теләкләр белән - 6 балаң, 14 оныгың, 8 оныкчыгың, балаларың, оныкларың, оныкчыкларың исеменнән төпчек кызың Зәйтүнә.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев