Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Котлаулар

Бүген 15 декабрьдә Зур Күккүз авылында яшәүче әниебез Гайнуллина Фәнзилә Рөстәм кызының олы юбилее – 55 яшь тулган көне

15 декабря 2017, 05:40

637

0

0

Бүген 15 декабрьдә Зур Күккүз авылында яшәүче әниебез Гайнуллина Фәнзилә Рөстәм кызының олы юбилее – 55  яшь тулган көне

Сакла, Аллаһ, әниемне

Ул бит безгә бик кирәк.

Җир йөзендә безнең өчен

Ул иң кадерле терәк!

Кадерле әниебез! Безнең өчен син - дөньяда иң гүзәл, иң изге, иң кадерле зат. Көннәрең шатлык белән үтсен. Гомер юлларың озын булсын, кайгы-хәсрәт күрми, һаман шулай безгә терәк булып, әти белән бергә сандугачлар кебек сайрашып яшәгез. Безнең туган йортыбызның яме бит сез. Дөньяга килгәнең өчен, үскәнең өчен, аннан соң безнең сөекле әтиебезне үзеңә яр иткәнең өчен, безне бар иткәнең өчен рәхмшт сезгә! Синең безгә күрсәткән игелекләреңне уйлап та, санап та бетерерлек түгел. Барысы өчен дә рәхмшт сиңа, әни! Алдагы тормышыңда да Ходай сине саулык-сәламәтлектән аермасын, безнең шатлыкларга сөенеп яшәргә язсын иде.

Әнкәй, диеп әйтер кешең булу

Нинди бәхет бит ул дөньяда.

Шатлыкларың булса - уртак була,

Кайгыларың булса югала.

Уйлама әле картаям дип,

Шат-көләч бул, сүнмә-сүрелмә.

Кадер-хөрмәт күреп үтсен гомерең,

Урыннарың булсын гел түрдә.

Иң изге теләкләр белән, сине яратып - кызларың Энҗе, Алсу. Бу теләкләргә әтиебез Ильфир да кушыла.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев