Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Котлаулар

Апас авылында яшәүче, озак еллар район салым инспекциясендә бергә эшләгән хезмәттәшебез Шаһиева Дилбәр Юныс кызы шушы көннәрдә үзенең күркәм гомер бәйрәмен – 55 яшьлек юбилеен билгеләп үтте

28 декабря 2017, 08:39

649

0

0

Апас авылында яшәүче, озак еллар район салым инспекциясендә бергә эшләгән хезмәттәшебез Шаһиева Дилбәр Юныс кызы шушы көннәрдә үзенең күркәм гомер бәйрәмен – 55 яшьлек юбилеен билгеләп үтте

Хөрмәтле, Дилбәр! Хезмәт юлыбызның иң күп өлешен бергә үттек. Эштә булган авырлыкларны да, ваклыкларны да бергә хәл иттек. Гаиләбездәге шатлык-сөенечләрне бергә бүлештек, борчу-мәшәкатьләрне дә бергә кичердек. Бер гаилә сыман, иңнәребезне иңгә куеп, бергә яшәдек. Бу күңелле чакларны әле дә сагынып искә алабыз. Алга таба да Ходай сәламәтлектә, тынычлыкта, бер-беребезне югалтмыйча, озак еллар аралашып, күрешеп яшәргә насыйп итсен.
Иң изге теләкләр белән сине яратып, хөрмәт итеп - элеккеге хезмәттәшләрең, дусларың Зәйтүнә, Разыя, Зөләйха, Гөлфия, Алсу, Миләүшә, Суфия, Гөлсирә, Рамил, Илсөя, Резеда, Талия, Равия.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев