Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Котлаулар

Зур Күккүз авылында туып, бүгенге көндә Апас районы хастаханәсендә табибә булып эшләүче сөекле апабыз Тимербаева Гөлчәчәк Равил кызының 27 гыйнварда олы юбилее. Апабызга 50 яшь

27 января 2018, 07:20

673

0

0

Зур Күккүз авылында туып, бүгенге көндә Апас районы хастаханәсендә табибә булып эшләүче сөекле апабыз Тимербаева Гөлчәчәк Равил кызының 27 гыйнварда олы юбилее. Апабызга 50 яшь

Кадерлебез! Сине чын күңелебездән олы юбилеең белән котлыйбыз. Син олы йөрәкле, ярдәмчел. Сиңа исәнлек-саулык, бәхет, шатлыклар телибез. Алдагы тормышың кайгы-хәсрәтсез үтсен, сәламәт бул, матур гомер ит. Табибә һөнәрен үзләштерүче кызыңның игелеген күреп, һәрвакыт шулай изге, сабыр, шат күңелле булып озак яшә.
Яшә син һәрвакытта
Безнең олы терәк булып.
Акыл биреп, терәк булып,
Гел яшьлектә гөрләп торып.
Тормыш юлың һәрчак балкып торсын,
Ягымлы, шат булсын күңелең.
Озын гомер, бәхет-шатлык белән
Бер кайгысыз үтсен гомерең.
Иң изге телкләр белән - әтиебез Равил, кызың Алсу, сеңелең Гүзәлия, энекәшләрең Рәдис, Рәнис, гаиләләре, балалары. Бу теләкләргә барлык туганнар да кушыла.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев