Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Котлаулар

28 гыйнвар көнне гаилә дустыбыз Карабанова Лариса Николай кызы 55 яшьлек юбилеен билгеләп үтә

27 января 2018, 21:26

696

0

0

28 гыйнвар көнне гаилә дустыбыз Карабанова Лариса Николай кызы 55 яшьлек юбилеен билгеләп үтә

Безнең өчен кадерле дә, якын да, хөрмәтле дә булган Лариса дустыбыз! Сине чын күңелебездән олуг юбилеең белән тәбрик итәбез. Сиңа җаваплы, мактаулы хезмәтеңдә зурдан-зур уңышлар, нык сәламәтлек, бүгенгедәй яуган ап-ак кардай бәхетләр телибез. Ике балаң, күз нурларыңнан бәхетләренә, шатлыкларына сөенеп, аларның хөрмәтендә, тигезлектә, муллыкта яшәргә насыйп итсен Ходай сиңа. Син якты дөньяга бары тик изгелекләр эшләргә генә тугансың, без сине бик яратабыз һәм хөрмәт итәбез. Киләчәк көннәребездә дә синең ярдәмеңне, киңәшләреңне татып яшәргә язсын. Син безнең өчен апа да, сеңел дә була белдең. Бик зур рәхмәт сиңа! Бәхетле бул, бездән бары тик изге теләкләр сиңа!
55 яшь ишек какты диеп
Мендем диеп яшьнең түренә.
Күңелеңдә калсын яз чуагы
Гомер үтә диеп сүрелмә!
Сине хөрмәт итеп - гаилә дусларың Насыйбуллиннар һәм Шәеховлар.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев