Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Котлаулар

Апас аграр көллиятендә остаз булып эшләүче Гаязов Нәсим Әнвәр улының 16 февральдә 60 яшьлек юбилее

16 февраля 2018, 05:21

748

0

0

Апас аграр көллиятендә остаз булып эшләүче Гаязов Нәсим Әнвәр улының 16 февральдә 60 яшьлек юбилее

Хөрмәтле хезмәттәшебез!

Тормыш юлың балкып торсын,

Нурлы булсын күңелең.

Сәламәт бул, шатлык-бәхет белән

Бер кайгысыз үтсен гомерең.

Хөрмәт белән - Апас аграр көллияте коллективы.

Апаста яшәүче Гаязов Нәсим Әнвәр улына 16 февральдә 60 яшь тула

Кадерле әтиебез! Сине чын күңелдән матур юбилеең белән котлыйбыз. Сиңа исәнлек-саулык, нык сәламәтлек, әни белән тигезлектә, балалар, оныклар игелеген күреп, озын гомер итүеңне телибез. Без сине бик яратабыз.

Сокланырлык синең үткәннәрең,

Алдамаса икән көткәннәрең.

Бүгенгең дә синең матур булсын,

Көләч йөзең һәрчак балкып торсын.

Сиңа бары изге теләк -

Белеп яшә, син безгә бик кирәк.

Изге теләкләр белән - балаларың Алинә-Алмаз, Эльвина-Алмаз, Айзилә, Әскәр, Марсель. Бу теләкләргә әниебез Дания дә кушыла.

Түбән Барыш авылында туып-үскән, хәзерге вакытта Апас авылында яшәүче кадерле улыбыз, хөрмәтле туганыбыз Гаязов Нәсим Әнвәр улының 16 нчы февральдә гомер бәйрәме - 60 яшьлек юбилее.

Без сине ихлас күңелебездән бу бәхетле көнең - 60 яшь тулган көнең белән тәбрик итәбез. Сине һәрвакыт яхшы күңелле, сабыр, кешелекле, олы җанлы, ягымлы туганыбыз - без сине чын күңелебездән ихтирам итәбез һәм яратабыз. Алдагы тормышың кайгы-хәсрәтсез үтсен, сәламәт бул, тормыш иптәшең Дания белән матур гомер ит, балаларыңның, оныкларыңның игелеген күреп, һәрвакыт шулай изге, сабыр, шат күңелле булып озак яшә.

Синең белән без икебез бер туганнар,

Бер атаның, бер ананың балалары.

Бердәм булыйк, татулыкта, бергә яшик,

Суынмасын туганлыкның аралары.

Бер туганнар, без биш туган,

Бәхет белән бергә атласын.

Сез бер гөлнең чәчәкләре диеп,

Ходай үзе безне сакласын.

Иң изге теләкләр белән - әти-әниең, туганнарың һәм балаларыбыз.

Апас авылында яшәүче кодабыз Гаязов Нәсим Әнвәр улының 16 февральдә 60 яшьлек юбилее.

Кадерле кода! Сине юбилеең белән кайнар котлыйбыз. Сиңа киләчәк тормышыңда Дания кодагый белән тигезлектә, тынычлыкта, балаларыңның, оныкларыңның игелеген күреп, мул тормышта, спау-сәламәт булып, озын-озак яшәвегезне телибез.

Тормыш юлың һәрчак балкып торсын,

Ягымлы, шат булсын күңелең.

Озын гомер, бәхет-шатлык белән

Бер кайгысыз үтсен гомерең.

Иң изге теләкләр белән - кодаң Илдус, кодагыең Роза һәм балаларыбыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев