Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Котлаулар

“Алтын алка“ боз сарае җитәкчесе Рамил Мөхетдинов күркәм юбилеен билгели

22 февраля 2018, 06:15

719

0

0

“Алтын алка“ боз сарае җитәкчесе Рамил Мөхетдинов күркәм юбилеен билгели

Хөрмәтле җитәкчебез, "Алтын алка" боз сарае җитәкчесе Мөхетдинов Рамил Илгиз улының 22 февральдә 30 яшьлек юбилее.
Хөрмәтле Рамил Илгизович! Сезне чын күңелдән юбилеегыз белән котлыйбыз. Туачак көннәрегез сезгә кояш нурының назлысын, сәламәтлекнең ныклысын, бәхет, шатлык-сөенечләрнең чиксезен алып килсен. Шундый авыр эшне җиңел итеп алып барып, көчле рухлы, ярдәмчел, түземле булып, кайгы-хәсрәт күрмичә, тигезлектә, башкаларга үрнәк булып яшәвегезне телибез.
Юбилеегыз котлы, күркәм булсын,
Безнең ихтирамны кабул итегез!
Шатлык, саулык-куанычлар белән
Гомер юлын шулай дәвам итегез!
Рәхмәтләргә һәм рәхәтләргә төренеп яшәгез!
Изге теләкләр белән - "Алтын алка" боз сарае коллективы.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев