Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Котлаулар

Түбән Барыш авылында туып-үсеп, бүгенге көндә Апас бистәсендәяшәүче Закирова Хәсимә Миргазиз кызының 1 нче мартта туган көне – 70 яшьлек олуг юбилее

01 марта 2018, 06:20

760

0

0

Түбән Барыш авылында туып-үсеп, бүгенге көндә Апас бистәсендәяшәүче Закирова Хәсимә Миргазиз кызының 1 нче мартта туган көне – 70 яшьлек олуг юбилее

Җиде бала анасы буларак әниебез катлаулы да, бәхетле дә гомер юлын кичә. Һәр сабыен үстереп, аларның борчу-шатлыкларын йөрәге аша кичереп, уңышлары өчен ихластан сөенеп яши. Бөтенебезгә тормыш мәктәбе сабакларын бик акыллы итеп өйрәтә белде ул. Кадерлебез гаиләбездә әти дә әни дә булды. Беркайчан да авыр димәде, сыкранмады.

Сөекле әниебез! Син бит безнең төп киңәшчебез, нык терәгебез, бәхет һәм шатлыгыбыз. Сине чын күңелдән туган көнең белән тәбрик итәбез. Ходай сиңа бәхет-шатлыкларны мулдан бирсен, саулыгың нык, гомерең озын булсын. Алтын, тырыш кулларың беркайчан дв сызламасын, иңнәреңне борчу-сагыш басмасын.

Олы рәхмәтебезне белдереп, иң изге теләкләр белән - 6 кызың, кияүләрең, оныкларың исеменнән кызың Сания, киявең Хәйдәр, оныкларың Алинә-Юныс, Эльмир.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев