Районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Ильяс Заһидуллин 1 мартта күркәм юбилеен билгеләп уза
![Районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Ильяс Заһидуллин 1 мартта күркәм юбилеен билгеләп уза](https://apastovo.ru/images/uploads/grats/2018/3/13/0f93590002eed8f4c083df650222c63f_XL.jpg)
Хөрмәтле Ильяс Нургазизович! Сезне чын күңелдән гомер бәйрәмегез белән тәбрик итәбез. Киләчәк көннәрегездә дә гаилә бәхете, хезмәт уңышлары, дус-туганнар хөрмәте, балалар игелеге телибез. Киңәшләшеп, ярдәмләшеп, бергә-бергә эшләргә язсын!
Раббым биргән гомереңне
Яшәргә насыйп итсен.
Авырулар, начар кәеф
Килмичә кире китсен.
Йоклаганда ике якта
Фәрештәләр утырсын.
Һәркөн иртән күзең ачкач,
Бәхетең көтеп торсын.
Хәвеф-хәтәр начарлыклар
Сине әйләнеп узсын.
Ялгыш абынып егылсаң,
Дусларың кулын сузсын
Изге теләкләр белән - "Йолдыз" ("Звезда") газетасы коллективы.
Нет комментариев