Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Котлаулар

Юбилей белән котлыйбыз!

10 марта 2018, 06:03

1046

0

0

Юбилей белән котлыйбыз!

Язның сихри матур кояшлы көнендә 10 мартта Болын-Балыкчыда гомер итүче Сафиуллин Айрат Габдулла улы 60 яшьлек юбилеен каршылый.
Кадерлебез! Сине ихлас күңелдән котлап, аяз күк йөзе, корычтай нык сәламәтлек, кояштай озын гомер, чиксез шатлыклар телибез.
Төрле чакны күргәнсеңдер, әти,
Йөрәгеңдә күптер яра да.
Киңәшчебез, терәгебез булып,
Озак яшә безнең арада.
Парлап канат кагу җиңелрәк,
Тормыш әни белән ялгыз итмәсен.
Тормыш чишмәләре челтерәп аксын,
Мәңге-мәңге суы кипмәсен.
Яратканыбыз, кайгы-хәсрәткә бирешми, ярдәмчел, изге күңелле, балаларыңның һәм оныкларыңның игелеген күреп, назга күмелеп, рәхәтләргә төренеп яшәргә насыйп булсын.
Иң изге теләкләр белән - улың Айдар, киленең Гөлинә, киявең Илнар, кызың Алинә, оныкларың Гөлназ, Аделия, Инсаф, Азалия. Бу теләкләргә әниебез Мәдинә, кода-кодагыйларың һәм барлык туганнарың да кушыла.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев