Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Котлаулар

Котлыйбыз!

10 марта 2018, 06:12

698

0

0

Котлыйбыз!

Олы Бакырчы авылында тормыш итүче, төбәгебезнең аксакалы, авылыбызның иң мөхтәрәм кешесе, якын дустыбыз Җәләлиев Фоат Борһан улының 10 мартта 75 яшьлек олы юбилее.
Фоат Борһанович! Сезне чын йөрәктән юбилеегыз белән котлыйбыз! Сез үз гомерегезне мөһим эшкә - кешеләргә, балаларга багышладыгыз. Һәрберсенә булышып, халыкның абруен казандыгыз. Бу тормышта безнең бер көнебез дә эзсез югалмый. Һәр көн бик күп нәрсә бирә - тормыш тәҗрибәсе һәм акыл, дуслар ярдәмен һәм ышанычын, хезмәтебездәге казанышларны. Бетмәс энергиягез, кешеләргә карата яхшы мөгалләмәгез, оештыру сәләтегез аркасында Сез тормышта күп нәрсәгә ирештегез. Алдагы тормышыгыз тормыш иптәшегез Резидә апа, балаларыгыз, оныкларыгыз белән саулыкта, бәхет-шатлыкта, тигезлектә узсын.
Алдагы көннәрегез дә
Якты хыялларга бай булсын.
Көчле рух, сүнмәс яшәү дәрте
Һәрвакыт юлдаш булсын.
Кешеләргә, илгә кирәк булып
Яшәгез һәрчак шаулы тормышта.
Иң изге теләкләр белән - гаилә дусларыгыз Рөстәм Зәйнетдинов, Илфат Кәлимуллин, Разыйм Төхвәтуллин, Илшат Кәлимуллин гаиләләре.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев