Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Котлаулар

Апас районы эчке эшләр бүлеге җитәкчесе, олы хөрмәткә лаек кешебез – Хәбибуллин Рамил Җәүдәт улы 11 нче мартта үзенең күркәм юбилеен билгеләп үтә

11 марта 2018, 07:18

749

0

0

Апас районы эчке эшләр бүлеге җитәкчесе, олы хөрмәткә лаек кешебез – Хәбибуллин Рамил Җәүдәт улы 11 нче мартта үзенең күркәм юбилеен билгеләп үтә

Җизни! Матур яз айларына ямь өстәргә теләгәндәй, табигатьнең шушы мизгелендә дөньяга килеп, барлык туганнарыңны сөендергәнсең. Бүген дә син үзеңнең тирә-ягыңдагы кешеләргә шатлык өләшәсең, олысына да, кечесенә дә кешелекле һәм игелекле була беләсең, шуңа күрә дә үзең олы ихтирам казанасың.
Кадерле туганыбыз! Сине чын күңелдән олы юбилеең белән котлап, гомернең иң озынын, бәхетнең иң зурысын, шатлыкның иң олысын юллыйбыз. Киләчәктә дә киң күңелле, ачык йөзле, олы йөрәкле булып кал. Авырмый, кайгы-хәсрәт күрми, матур апа белән тигезлектә, балаларыгызның, оныкларыгызның игелекләрен күреп, җан тынычлыгында, муллыкта яшәргә язсын.
Иң изге теләкләр белән - Зиятдиновлар, Саматовлар гаиләләре.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев