17 мартта Иске Әнәле мәктәп-балалар бакчасы җитәкчесе Әхмәтшин Ранис Ракет улының туган көне.
Ранис Ракетович - үз эшенең остасы. Сәләтле, гадел, таләпчән җитәкче, оста оештыручы, тирән белемле укытучы да ул. Ярдәмчеллеге, әти-әниләр белән уртак тел табып эшләве белән дә аерылып тора. Ул әле безнең сәләтле сәхнә остасы, иҗади җанлы шәхес тә. Апас мәдәният йорты каршында оешкан халык театрының артисты буларак, төрле чараларда катнаша. Җирле артистлар белән берлектә Туфан Миңнуллинның “Диләфрүзгә дүрт кияү” спектаклендә Амур ролен башкара.
Ранис Ракетович, сезне туган көнегез белән чын күңелдән котлыйбыз. Гаилә бәхете, хезмәт уңышлары, көтелмәгән шатлыклар, тырыш хезмәттәшләр, тугры дуслар телибез.
Күңеле алтын кешенең
Бәйрәме дә күңелле.
Көн дә үткәрәсе килеп
Тора туган көнеңне.
Туган көндә үзеңне дә
Мактыйсы килеп тора.
Мактап тормыйк,
Шәплегеңне
Барсы да белеп тора.
Бәхет кенә алып килсен,
Туасы иртәләрең.
Татып яшә дуслар иңен,
Алсуың иркәләвен.
Кайгылары урап үтсен,
Авырлыклар җиңелсен.
Юкка-барга баш иярлек
Егет түгел инде син.
Шатлыкларың артып торсын,
Калкып торсын кесәң дә.
Бу заманда ул да кирәк,
Нәрсә генә дисәң дә.
Изге теләкләр, олы хөрмәт белән - Иске Әнәле мәктәп-балалар бакчасы коллективы исеменнән Гөлгенә, Эльвира, Гөлия.
Нет комментариев