18 май – Халыкара музейлар көне
Музейлар элек-электән яшь буынга рухи, патриотик, эстетик һәм хезмәт тәрбиясе бирү вазифасын үти. Халкыбыз тарихы, рухи казанышлары, милли үзенчәлекләре, йолалары, тормыш-көнкүрешенә кагылышлы экспонатлар биредә саклана. Район музейларының һәрберсендә тарихлары гасырларга барып тоташкан экспонатлар, бәһасез тарихи милек саклана. Биредә тынгысыз җанлы, эзләнүчән хезмәткәрләр эшли. Хөрмәтле музей хезмәткәрләре! Сезне ихлас күңелдән һөнәри бәйрәмегез белән котлыйм. Үткәнебездән гыйбрәт алырлык хатирәләребезнең рухи кыйммәте югалмасын. Сезнең һәркайсыгызга алга таба да актив һәм нәтиҗәле иҗади эшчәнлек, сәламәтлек, уңышлар телим.
Айрат Җиһаншин,
Апас муниципаль район башлыгы.
Нет комментариев