18 май - Халыкара музейлар көне буларак билгеләп үтелә
Музей ул - үзе бер дөнья, анда халкыбызның үткән тормышын, мәдәнияте һәм сәнгатенең үсешен, фәнни һәм техник үзгәрешләрне, гомумән, тарихны барлый. Район музейларының һәрберсендә тарихлары гасырларга барып тоташкан экспонатлар, бәһасез тарихи милек саклана. Биредә тынгысыз җанлы, эзләнүчән хезмәткәрләр эшли. Хөрмәтле музей хезмәткәрләре! Сезне ихлас күңелдән һөнәри бәйрәмегез белән котлыйм! Тарихыбызны саклап, үткәннәрне яңа буынга мирас итеп тапшырганыгыз өчен рәхмәт сезгә.Үткәнебездән гыйбрәт алырлык хәтирәләребезнең рухи кыйммәте югалмасын. Сезнең һәркайсыгызга алга таба да актив һәм нәтиҗәле иҗади эшчәнлек, сәламәтлек, уңышлар телим.
Айрат Җиһаншин,
Апас муниципаль район башлыгы.
Нет комментариев