Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Котлаулар

19 май - Татарстан Республикасында Матбугат көне

19 мая 2024, 07:00

41

0

0

19 май - Татарстан Республикасында Матбугат көне

Бу - "Йолдыз” (“Звезда”) газетасы редакциясе, "Апас хәбәрләре" коллективларының һәм тагын бик күп каләм ияләренең һөнәри бәйрәме. 92 еллык тарихы булган “Йолдыз” (“Звезда”) газетасы һәм 16 яшьлек "Апас хәбәрләре" хезмәткәрләре армый-талмый халыкка хезмәт итә.
Хөрмәтле матбугат хезмәткәрләре, хәбәрчеләребез! Сез үтә дә җаваплы эш башкарасыз. Халыкны мәгълүматлы итү, аның рухи байлыгын арттыру, һәр яңалыкның асылына төшенергә ярдәм итү өчен иң кадерле хәзинә - сүз байлыгын кулланып, укучыларыгызның, тыңлаучыларыгызның күңеленә үтеп керәсез. Еллар дәвамында туплаган бай тәҗрибәгезгә таянып, заман белән бергә атлыйсыз. Газетада басылган язмаларыгыз әбүнәчеләр тарафыннан яратып укыла, телевидение тапшырулары һәркемдә кызыксыну уята. Сезне бәйрәм белән котлап, нык сәламәтлек, иҗатыгызда уңышлар, газетаның халык өчен кызыклы булуын телим.
Айрат Җиһаншин,
Апас муниципаль район башлыгы.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев