21 апрель – җирле үзидарәләр көне
Җирле үзидарә – халыкка иң якын торган хакимият структурасы, һәм аның халык белән дөрес мөнәсәбәте тулаем җәмгыятьнең кәефенә дә уңай йогынты ясый. Кешеләрнең гозер-үтенечләрен тыңлау, аларны борчыган мәсьәләләрне чишү зур сабырлык, тырышлык таләп итә.
Районыбызның матурлыгына, төзеклегенә битараф булмаган, халыкка яшәү өчен уңайлыклар тудыруга омтылган өчен җирле үзидарә органнары ветераннарына, авыл җирлеге башлыкларына, хезмәткәрләренә һәм халыкка чын күңелдән зур рәхмәтемне җиткерәм. Сезгә ныклы сәламәтлек, муллык, гаилә бәхете, бетмәс энергия, авыр һәм җаваплы эшегездә уңышлар телим.
Айрат Җиһаншин, муниципаль район башлыгы.
Нет комментариев