22 майда районның барлык мәктәпләрендә дә чыгарылыш класс укучылары өчен соңгы кыңгырау чыңлаячак
Хөрмәтле укучылар! Хәзер сезнең алда зур сынау - имтиханнар тапшыру, күңелегезгә якын һөнәр сайлау һәм шуның буенча укуыгызны дәвам итү. Барыр юлыгызда сезгә мәктәптә алган белемнәрегез, игелеккә өйрәткән әхлак дәресләре ярдәм итсен. Киләчәктә сез, кем булсагыз да, районыбызны, белем биргән укытучыларыгызны онытмагыз. Сез - безнең киләчәгебез. Зур тормыш юлында очраган сынауларны, авырлыкларны җиңәргә ихтыяр көчегез нык, сабырлыгыгыз зур булсын. Барлык уй һәм хыялларыгыз тормышка ашсын. Киләчәгегез дә бүгенгедәй матур булсын. Барыгызга да сәламәтлек, бәхет һәм алдагы тормышыгызда уңышлар телим. Хәерле юл сезгә, чыгарылыш сыйныф укучылары!
Айрат Җиһаншин,
Апас муниципаль район башлыгы.
Нет комментариев