Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Котлаулар

22нче февраль көнне, Апаста гомер итүче кадерле әниебез Гыйзәтулина Гөлфирүз Фәрит кызының күркәм юбилее

22 февраля 2021, 10:12

656

0

0

22нче февраль көнне, Апаста гомер итүче кадерле әниебез Гыйзәтулина Гөлфирүз Фәрит кызының күркәм юбилее

Әниебез безгә гел үрнәк.

Әниебез дөньядагы барлык назны үз күңеленә сыйдырган, җан җылылыгы белән йөрәгебезне җылытып яшәүче изге зат. Ул киң күңелле, үз хезмәтен җиренә җиткереп башкаручы, һәрвакыт ярдәмчел, сәләтле, тынгысыз медицина хезмәткәре дә. Тырыш һәм намуслы хезмәте, балаларга карата игътибарлы, ата-аналар белән яхшы мөнәсәбәттә булуы белән район халкының да хөрмәтен яулады. 30 ел дәвамында районыбызда туган һәр баланың сәламәт булып үсүенә үзенең өлешен кертеп, тыршып эшли.
Бүген әниебезнең туган көне, якты, матур көн! Бу көнгә әниебез зур уңышлар белән килеп җитте. Эш урынында хөрмәткә лаек, тәҗрибәле хезмәткәр, гаиләдә кадерле тормыш иптәше, яраткан әни. Кадерле әнием, синдәге тугрылылык, акыл тирәнлеге, ихлас хисләр гаиләдәге камиллеккә алып килде. Синең назың, сөюең безнең гаиләбезгә, якыннарга, туганнарга җитәрлек. Төпле киңәшләрең, ярдәмең, безнең өчен кайгыртучанлыгың өчен чиксез рәхмәтебезне җиткерәбез.
Кадерле әнием, юбилеең белән ихлас күңелебездән котлыйбыз. Тормышыңның һәр көне бүгенге кебек якты, күтәренке кәефле, куанычлы булсын. Һәрвакыт шулай гади һәм кешелекле, олы җанлы, сабыр булып кал. Гомереңнең дәвамы озын, үткәне кебек үк игелекле, изге эшләр белән тулы булсын. Янәшәңдә һәрчак тугры дусларың, ышанычлы хезмәттәшләрең, синең өчен җан атып торучы якыннарың булсын. Әтиебез белән тигезлектә, сәламәт булып, хезмәт уңышларыңа куанып яшәвеңне телибез.

Ихлас теләкләр белән – дәү әниебез, Фирдүс, Ильдар, Эльза, Алмаз, Альмир, Рафыйк, кызың Фәридә.

 

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев