Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Котлаулар

23 февраль – Ватан сакчылары көне

23 февраля 2023, 08:37

130

0

0

23 февраль – Ватан сакчылары көне

Кадерле ветераннарыбыз, ил алдында изге бурычларын үтәгән һәм бүгенге көндә тынычлык сагында торган ир-егетләребез! Сезнең барчагызны да Ватанны саклаучылар көне белән тәбрик итәм!
Туган илне саклау, хәрби хезмәт үтү бездә һәр ир-егетнең изге бурычы санала. Ә инде аны хезмәт юлы, тормыш мәгънәсе итеп сайлаганнар халык арасында аеруча хөрмәтле.
Без бүген Бөек Ватан сугышында тиңдәшсез батырлыклар күрсәткән ветераннарыбыз алдында хөрмәт белән баш иябез, туган илне саклап, интернациональ бурычларын үтәп шәһит киткән якташларыбызның якты истәлекләрен яңартабыз.
Бабайлары, әтиләре үрнәгендә районыбызның хәзерге буын яшьләре хәрби бурычларын намус белән үтәп кайталар. Алар белән чын мәгънәсендә горурланабыз.
Махсус хәрби операциядә катнашучы егетләребез бәйрәмне гаиләләреннән читтә уздырырга мәҗбүр. Батыр уллар үстергән әти-әниләргә рәхмәт әйтеп, егетләрнең исән-имин кайтуларын телибез.
Ватанны саклаучылар көне белән котлап, сезнең барчагызга да сәламәтлек, рухи көч, гаилә бәхете, шатлык-куанычлар һәм ил-көннәребезнең, имин, күгебезнең аяз булуын телим!
Айрат Җиһаншин,
муниципаль район башлыгы.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев