25 март – мәдәният хезмәткәрләре һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтә!
Мәдәният хезмәткәрләре дөньяга шатлык бүләк итә, матурлык хисе һәм иҗат эшенә хөрмәт тәрбияли. Китапханә яки музейлардамы, мәдәният йорты һәм театрларда хезмәт куялармы - рухи кыйммәтләрне саклаучылар булып саналалар. Хөрмәтле мәдәният хезмәткәрләре! Сезгә иҗади үсеш, һөнәрегезгә тугрылык, сәламәтлек, иҗат дәрте, гаилә бәхете телим.
Айрат Җиһаншин,
муниципаль район башлыгы.
Нет комментариев