26 апрель көнне хезмәттәшебез Сафиуллина Ләлә Фарих кызының туган көне
Ләлә! Сине матур бәйрәмең белән ихлас күңелебездән котлыйбыз. Сиңа иң мөһиме – саулык-сәламәтлек, эшеңдә зур уңышлар, балаларыңның игелеген күреп, мул тигез тормышта яшәргә насыйп булсын.
Котлы булсын, Ләлә, туган көнең,
Гел шатланып үтсен көннәрең.
Сиңа сөенеч кенә китерсеннәр
Якыннарың, барлык дусларың.
Тормыш юлың һәрчак балкып торсын,
Ягымлы, шат булсын күңелең.
Озын гомер, бәхет-шатлык белән
Бер кайгысыз үтсен гомерең.
Иң изге теләкләр белән – “Апастово-информ” Һәм "Апас хәбәрләре" телекомпаниясе коллективлары.
Нет комментариев