26 гыйнвар көнне Биеш авылында яшәүче кадерле кызыбыз Абубакирова Рания Искәндәр кызының куркәм бәйрәме – 30 яшьлек юбилее

Кызым! Без сине ихлас күңелебездән бу бәхетле көнең – 30 яшь тулган көнең белән тәбрик итәбез. Син һәрвакыт яхшы күңелле, сабыр, кешелекле, олы җанлы, ягымлы, без сине ихлас күңелебездән ихтирам итәбез һәм яратабыз.
Алдагы тормышыгыз кайгы-хәсрәтсез үтсен, Алмаз кияу белән матур гомер итегез, кызыгызның рәхәтен куреп шулай шат күңелле булып тигезлектә яшәгез.
Май кояшы нурын сипкән кебек,
Ташып-тулып килсен бәхетең.
Сәламәтлек, уңыш юлдаш булсын.
Чынга ашсын хыял, өметең.
Котлы булсын кызым, туган көнең,
Кояш кебек балкый йөзләрең.
Кайгы-хәсрэт күрми, шатлык белән
Үтсен синең гомер көзләрең.
Сине яратып, Дәвештән әтиең һәм әниең.
Нет комментариев