27 июнь – Яшьләр көне
Илебезнең, республиканың, районның киләчәге нинди булачагын укучылар, студентлар, яшь белгечләр хәл итә. Сез – өлкән буынның өмете, районыбызның хезмәт, интеллектуаль һәм иҗади байлыгы, безнең якты киләчәгебез. Безнең районда белемле, сәләтле, максатчан яшьләр күп. Бүгенге заман кешесеннән мобильлек, стандарт булмаган карарлар кабул итә белү, һәрьяклап хәбәрдар булу кебек сыйфатлар таләп ителә. Алар нәкъ менә яшьләргә хас. Кадерле яшьләр! Ил куәтен үстерү, ныгыту – сезнең кулларда. Алга олы максатлар куеп, кыю адымнар белән барыгыз. Ирешелгәннәрдә тукталып калмыйча, яңа үрләргә менүегезне, зур уңышларга ирешүегезне телим.
Айрат Җиһаншин,
муниципаль район башлыгы.
Нет комментариев