Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Котлаулар

28 май - чик буе гаскәрләре көне.

28 мая 2024, 08:53

133

0

0

28 май - чик буе гаскәрләре көне.

Кайчандыр үзенең хәрби бурычын үтәп кайткан барлык ветераннарны, хәзерге вакытта хезмәт итүче егетләребезне, хезмәттәшләребезне әлеге бәйрәм белән тәбрик итәбез. Сезнең уяулык һәм намуслы хезмәтегез – чикләрнең ныклыгын һәм кешеләрнең тынычлыгын тәэмин итә. Бүген дә хезмәттәгечә дус, бердәм сез. Авырлыклар каршында югалып калмыйча, чын ирләрчә, матур тормыш алып барасыз. Махсус хәрби операциядә булган егетләргә аеруча рәхмәт сүзләрен җиткерәбез. Барыгызны да котлап, сәламәтлек, бәхетле матур тормыш телибез. Үзләренең хәрби бурычын үтәүче барлык якташларга, махсус хәрби операциядә катнашучы егетләргә дә исән-сау туган якларыбызга әйләнеп кайтырга язсын.
Фәнис Зәйнуллин, хәрби хәрәкәтләр ветераннарының Апас районы буенча координацион совет җитәкчесе,
Альберт Гыйсмәтуллин, районның ветеран чик сакчылары оешмасы җитәкчесе.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев