30 август – Татарстан Республикасы көне

Хөрмәтле райондашлар, якташларыбыз! Сезне чын күңелдән Республика көне белән котлыйм. Республика көне – күпмилләтле Татарстан халкының тынычлык һәм иминлек, бердәмлек символы бәйрәме ул. Безнең районда да күп кенә республика һәм муниципаль программалар гамәлгә ашырыла. Алар бер-берсен тулыландырып, халыкның мул тормышын тәэмин итүгә хезмәт итә. Районыбызда яшәүче төрле милләт вәкилләренең какшамас дуслыгы иҗади хезмәткә тулы мөмкинлекләр ача. Барыбызның да тырышлы үз төбәгебезне, Республикабызны үстерүгә, ныгытуга юнәлдерелгән. Киләчәктә дә Татарстаныбыз чәчәк атсын, башкарган хезмәтебезнең уңай нәтижәләрен күрергә язсын. Әлеге бәйрәм көнендә сезнең һәммәгезгә дә нык сәламәтлек, иҗади уңышлар, шатлык-бәхет, игелекле башлангычларыгызның тормышка ашуын телим.
Айрат Җиһаншин,
муниципаль район башлыгы.
Нет комментариев