Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Котлаулар

31нче майда, Кече Болгаер авылында яшәүче кадерле әниебез Хәйруллина Сәлимә Сафиулла кызының туган көне - күркәм юбилее.

31 мая 2024, 08:41

371

0

4

Хөрмәтле әниебез! Сина йөрәктән чыккан иң изге теләкләребезне, чиксез рәхмәтләребезне юллыйбыз. Әтиебез белән мәхәббәтле парлы тигез тормыш, нык сәламәтлек, муллык, күңел тынычлыгы, аяз күк йөзе телибез.
Әниебез 35 ел гомерен балалар тәрбияләүгә багышлады, һәр сабыйның күңеленә якты сукмак салып, күңел җылысын бирә, якты йөзе, тәмле теле белән дә тәрбия кыла. Ул балаларга җирнең һәр бизәген яратырга өйрәтә. Шуңа күрә дә олы хөрмәткә лаек тәрбияче.
Әниебез, бәхеттән синең йөзең һәрчак шулай балкып, күзләреңнән нур чәчелеп, йөрәгеңнән мәхәббәт ташып торсын. Син тирәңдәге һәрбер кешегә игьтибарлы, туганнарга мәрхәмәтле, йөзең якты, телең татлы, күңелең киң, йөрәгең олы. Дөнья матурлыгын күрә белүче нәфис зат син. Барлык кылган изгелегең үзеңә дә яхшылык булып кайтсын иде, Әни.
Әтиебез белән төзегән матур дөньягызның рәхәтен, хәләл тапкан малыгызның игелеген, кылган догаларыгызның әҗер-савапларын күреп, бер-берегезгә терәк-кирәк булып, гармониядә яшәгез. Безнең өйнең ишекләре дус-туганга һәрчак ачык булды, шулай булсын да. Ә без - үстергән балаларың, оныкларың синең ышанычны, өметләрне акларбыз , Әни.
Туган көннәрең гөрләп узсын, якыннарың яныңда булсын, бәхет сине беркайчан ташламасын. Яратабыз, хөрмәт итәбез, син безнең өчен үрнәк кеше, Әни.
Сиңа иң изге теләкләрне юллап калучы: Әтиебез Айдар, кызларың: Айзилә, Язгөл, Алия, кияүләрең, нәни оныкларың. Изге теләкләргә кадерле дәү әниебез, кода-кодагыйларың, барча якын туганнарың да кушыла.

Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев