“Татнефть АЗС”та эшләүче хезмәттәшебез Тәхәвиев Нияз Муса улына 31 июльдә 45 яшь тула.
Хөрмәтле хезмәттәшебез! Сине ихлас күңелдән истәлекле туган көн бәйрәмең - юбилеең белән тәбрик итәбез. Син бик кече күңелле, ярдәмчел, олыны-олы, кечене-кече итәсең, шуңа да сине һәркем хөрмәт итә. Ходай сине сәламәтлектән аермасын. Гаиләң тигезлегендә, балаларыгыз игелеген күреп, әниеңнең изге догалары белән исән-имин эшләргә язсын. Без сине бик хөрмәт итәбез.
Изге теләкләр белән - хезмәттәшләрең.
Нет комментариев