Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Котлаулар

Апас авылында яшәүче, безнең өчен бик тә кадерле, хөрмәтле әнкәй, дәү әниебез Фәйзуллина Гашкия Вилдан кызына 21 августта 75 яшь тула.

20 августа 2014, 05:24

922

0

0

Апас авылында яшәүче, безнең өчен бик тә кадерле, хөрмәтле әнкәй, дәү әниебез Фәйзуллина Гашкия Вилдан кызына 21 августта 75 яшь тула.

Кадерле әнкәй! Сине шундый матур юбилеең белән чын күңелдән тәбрик итәбез. Алдагы гомер юлыңны саулык-сәламәтлек, тынычлык, 3 балаңның шатлыгын татып, 6 оныгыңның дәү әни дип яратып хөрмәтләүләрен, 2 оныкчыгыңның дәү әби дип сабыйларча сиңа сыенуларын күреп, без бик шатланабыз. Без үзебез әти-әниләр, хәтта дәү әниләр булсак та һаман да сиңа таянабыз, киңәшләр сорап сиңа киләбез, нинди генә эшләр, ярдәм кирәк булса да, беренче булып ярдәмгә киләсең. Син барлык туганнарны да хөрмәт итәсең, тирә-күршеләрең дә сиңа бик рәхмәтле, синең кешелеклегең, шундый сабырлыгың безгә дә үрнәк булып тора. Барысы өчен дә әнкәй сиңа зур рәхмәт, шулай безнең янәшәбездә иң изге теләкләрең, укыган догаларың белән, исән-сау, шатлык, сәламәтлек, тынычлык белән безнең янәшәдә яшә дә яшә әле!

Адашканда юл күрсәткән,

Син күктәге якты ай.

Рәхмәтеннән ташламасын,

Әнкәем, сине Ходай.

Шушы иң изге теләкләрне сиңа юллап калучы - кызың Алсу. Бу теләкләргә балалар, оныклар, Казаннан кода-кодагыйлар һәм барлык туганнар да кушыла.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев