Апас авылында яшәүче кадерле әниебез Галиуллина Фәридә Гыйлаҗ кызына 26 августта 60 яшь тула.
Сөеклебез! Сине чын йөрәктән юбилеең белән тәбрик итәбез. Җир йөзендә безнең өчен иң кадерле, иң сөекле кешебез син! Сиңа булган ихтирамыбызны, чиксез яратуыбызны, олы рәхмәтебезне әйтеп бетереп булмый. Синең кебек киң күңелле, мәрхәмәтле, кешелекле, ачык йөзле, бала җанлы кешеләр сирәк буладыр. Безгә тормыш бүләк иткәнең өчен, үстереп тормыш юлына аяк бастырганың өчен, кайгыртып, янып-көеп яшәвең өчен зур рәхмәт сиңа, әниебез! Киләчәктә дә безнең игелекләрне күреп, шатлыклы хәбәрләр генә ишетеп, бәхетле картлыкта гомер кичерергә язсын сиңа Ходай.
Иң изге теләкләр белән - балаларың, оныкларың.
Нет комментариев