Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Котлаулар

Каратун станциясендә яшәүче кадерле, сөекле әниебез Зәйнуллина Роза Идият кызының 1сентябрьдә гомер бәйрәме – 60 яшьлек юбилее.

27 августа 2014, 12:40

787

0

0

Каратун станциясендә яшәүче кадерле, сөекле әниебез Зәйнуллина Роза Идият кызының 1сентябрьдә гомер бәйрәме – 60 яшьлек юбилее.

Безгә гомер биреп, барыбызның да күңеленә иман нуры иңдергән, йөрәк җылысын биреп, бүгенге көндә җылытып, кайгыртып яшәүче сөекле әниебез! Безнең өчен син дөньяда иң кадерле, иң изге зат. Син яныбызда булганда өебез ямьле, табыннар түгәрәк, күңелгә рәхәт. Әниебез! Син бик уңган, тырыш, тәмле итеп пешергән ризыкларыңны ашап туймаслык. Киләчәктә дә тормыш касәң тулы булсын, әтиебез Заһир белән сәламәтлектә, тынычлыкта, тигезлектә яшәгез, озын гомерле булыгыз. Безне үстереп, укытып кеше иткәнегез өчен, бүген дә без дип яшәгәнегез өчен мең-мең рәхмәт.

Сез булганга без бәхетле,

Нигезебез нурлы, сөйкемле.

Адашканда һәрчак юл күрсәтеп,

Яктыртучы йолдыз шикелле.

Авырлыклар туса бу тормышта,

Киңәш сорап сезгә киләбез.

Сездән күргән изгелекләр өчен,

Рәхмәт әйтеп башны иябез.

Иң изге теләкләр белән -балаларың: Алсу-Айдар, Чулпан, Лилия-Руслан. Оныкларың: Айрат, Айсылу, Раилә. Безнең теләкләргә әтиебез Заһир да кушыла.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев