Апаста яшәүче кадерле әтиебез Камалиев Мансур Шәйхетдин улының 1 сентябрьдә 65 яшьлек олы юбилее.
![Апаста яшәүче кадерле әтиебез Камалиев Мансур Шәйхетдин улының 1 сентябрьдә 65 яшьлек олы юбилее.](https://apastovo.ru/images/uploads/grats/2018/3/13/442324b507ad8d109960e8999062f7d4_XL.jpg)
Кадерле әтиебез! Чәчләреңә чал кереп, тормыш ыгы-зыгылары битләреңә эз салса да, син бүген дә сөйкемле, тырыш, уңган әле. Киләчәктә дә тормыштан ямь табып, шатлык-сөенечләр белән 42 ел бергә гомер иткән әни янәшәсендә, 2 улыңның,1 кызыңның, оныкларыңның, кияү-киленнәреңнең игелеген күреп гомер ит. Ходай сине сәламәтлектән, ә безне синнән аермасын.
Без бәхетле, әти, син булганга,
Балам диеп, өзелеп торганга.
Рәхмәт әти, баш иябез сиңа,
Бүген 65 яшең тулганда.
Иң изге теләкләр белән - Илсур-Рамилә, Гөлчәчәк-Рифат, Алмаз-Айгөл, оныкларың Илмир, Эмиль, Адель. Бу теләкләргә әниебез Гөлфия дә кушыла.
Нет комментариев