Кадерле кызым, алтыным, Гөлчәчәгем!

Бүген сиңа 18 яшь. Балигъ булып, тормышның ыгы-зыгылы, аклы-каралы, шатлыклы һәм бер үк вакытта мәшәкатьле дә юлына чыгып бастың. Аның һәр мизгеле җаваплы да, рәхәт тә, авыр да, күңелле дә.
Шушы шатлыклы, куанычлы көнеңдә сиңа язның дәртле сулышын, җәйнең сафлыгын, айның серлелеген, йолдызларның гүзәллеген, җан-бәгырьнең түземлеген, мәхәббәтнең олысын, бәхетнең тулысын телим!
Унсигез яшь - гомер язы ул,
Унсигез яшь - яшьлек таҗы ул.
Җырланасы җыры - күңелнең,
Кабатланмас гөле - гомернең.
18 яшь була ул бер генә,
Юлларыңа чәчәк, гөл генә.
Ак фәрештә ике иңеңдә
Игелекләр булсын күңелеңдә.
Гел дә изге булсын уйларың,
Якты булсын йөрер юлларың.
Мәрхәмәтле җанлы була бел,
Онытма син җирдә без барын.
Тормыш авырлыгы алдында,
Каушап калма, һәрчак бул батыр,
Сынауларда сынма, сыгылма,
Була бел син кыю һәм тапкыр.
Чиксез бәхет сиңа телибез,
Якты булсын җаның, бәгърең.
Төнең айлы, көн кояшлы булсын,
Бәхетле бул, кызым, кадерлем!
Иң изге теләкләр белән - әниең Гүзәл, әтиең Рамил, энең Рүзил. Бу теләкләргә дәү әниең Факия, дәү абыең Рөстәм дә кушыла.
Нет комментариев