Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Апас авылында гомер итүче кадерле әтиебез Зиннәтуллин Рамил Фәрит улының 18 сентябрьдә 50 яшьлек юбилее.

18 сентября 2014, 05:03

1055

0

0

Апас авылында гомер итүче кадерле әтиебез Зиннәтуллин Рамил Фәрит улының 18 сентябрьдә 50 яшьлек юбилее.

Кадерле әтиебез! Сине 50 яшьлек юбилеең белән ихлас котлыйбыз! 50 яшь ул синдәй кеше өчен тормыш гөлләреңнең чәчәк аткан мизгеле дә, шул ук вакытта олы тормыш юлында үзеңнекен булдыру да, балаларыгызны башлы-күзле итеп, үрнәк гаилә өлгесе күрсәтүче шәхеснең матур бәйрәме дә әле. Син барына да ирештең, булдырдың, әти! Газиз әтиебез! Кыя тауның мәгърур бөркетедәй нык һәм ышанычлы колачың белән бар якыннарны, туганнарны кайгыртып, саклап торучыбыз да, көткәннәребезне аклаучыбыз да син. Бар эшең дә уң булсын, бәхет касәләрең мөлдерәмә торсын! Гаилә учагына йөрәк кайнарлыгың өстәп, шул җылыга без - балаларыңны сыендырып, гаилә кояшы - әниебез белән шатлык-сөенечләр генә тулы гомер чакрымнары көтеп торуын, тормыш киңлекләрен иңләгәндә канатларыгызның талмавын телибез. Алдагы көннәрдә дә көч-куәтең бүгенгедәй ташып торсын, безнең игелек-шатлыкларны да күреп, уртаклашып бергә-бергә хәерле гомерләр насыйп булса иде. Без сине бик-бик яратабыз, хөрмәтлибез. Зур рәхмәт барысы өчен дә.

Тормыш күгең кайгыларсыз аяз булсын,

Һәр иртәдә сине бәхет көтеп торсын.

Һәр туар көн сиңа шатлык бүләк итсен,

Гомер юлың еракларга илтсен.

Ихтирам белән - әниебез Гөлзидә, балаларың Дамир-Әлфия, Алмаз-Энҗе, оныгың Зәринә.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев