Апас урта мәктәбенең физика укытучысы Хөснетдинова Резедә Мислах кызын һәм химия укытучысы Хәйдәрова Миләүшә Хөснулла кызын укытучылар көне белән чын йөрәктән тәбрик итәм.

Хөрмәтле һәм кадерле укытучыларым! Сез гади дә, сәләтле дә, кирәк вакытта таләпчән дә, ягымлы да була беләсез. Сезгә киләчәктә дә зурдан-зур уңышлар телим.
Халык күңелендә Сезгә дигән
Меңәрләгән чәчәк бәйләме
Әгәр аны алдыгызга куйсак
Булыр иде таулар кадәрле…
Кояшны да бүләк итәр идек
Кояш биек, ә без кечкенә
Чәчәктән дә матур, назлы бүләк
Тапмадык без бүген һич кенә.
Иң изге теләкләр белән - Апас урта мәктәбенең 2014 елгы чыгарылыш класс укучысы Гөлчәчәк Хилавиева.
Нет комментариев