Кызылтау авыл җирлеге башлыгы, хөрмәтле хезмәттәшебез Гаффаров Шәүкәт Рәшит улының күркәм юбилее.
![Кызылтау авыл җирлеге башлыгы, хөрмәтле хезмәттәшебез Гаффаров Шәүкәт Рәшит улының күркәм юбилее.](https://apastovo.ru/images/uploads/grats/2018/3/13/99de8b93c79e51cdc07b0b8d25995a0a_XL.jpg)
Хөрмәтле Шәүкәт Рәшитович! Сезне күркәм бәйрәмегез белән чын күңелебездән тәбрик итәбез. Бу истәлекле гомер бәйрәмегездә сезгә иң матур, җылы теләкләр юллыйсыбыз килә. Сезгә бәхет, шатлыклар, нык сәламәтлек телибез. Киләчәктә дә туганнарыгызның, дусларыгызның, хезмәттәшләрегезнең күңел җылысын тоеп яшәгез. Һәрвакыт шулай намуслы, ачык йөзле, ярдәмчел, сабыр, киң күңелле булып калыгыз.
Сабыр да сез, гади, кешелекле,
Кылган эшегез бары изгелек.
Шатлыкларда үтсен сезнең көннәр,
Бәхетегез булсын гомерлек.
Иң изге теләкләр белән, сезне хөрмәт итеп - Кызылтау авыл җирлеге хезмәткәрләре.
Нет комментариев