Кызылтау авылында гомер итүче Шәйхиев Сәетша Әхмәтша улы белән Шәйхиева Талия Бари кызының бергә парлашып гомер итә башлауларына 50 ел.

Кадерле әтиебез һәм әниебез! Тормышның һәр мизгелендә дә сез бер-берегезгә терәк, бер-берегезгә кирәк булып, кайгысын да, шатлыгын да, газабын да уртаклашып, җан җылысын тоеп 50 ел гомер кичердегез. Күңел җылыгызны биреп, җил-яңгырлар тидерми тәүфыйклы, мәрхәмәтле балалар үстердегез. Алга таба да аларның игелеген күреп, саулык, күңел тынычлыгы белән, туган йортыбызның утын сүндермичә тагы да озын-озак, тигез тормышта яшәргә язсын сезгә!
Алтын туегыз белән котлап,
Әткәй, әнкәй, сезгә дәшәбез.
Һәрчак шулай безгә үрнәк булып
Пар канатлар булып яшәгез.
Иң изге теләкләр белән, сезне яратып - балаларыгыз.
Нет комментариев