Кошман авылында туып-үсеп, хәзерге вакытта Апаста яшәүче әниебез Сибгатуллина Венера Әкрам кызының 26 октябрьдә гомер бәйрәме.
Кадерле әниебез, дәү әниебез! Сине чын йөрәктән истәлекле туган көн бәйрәмең белән тәбрик итәбез. Син бик тырыш, булдыклы, ярдәмчел, син - киңәшчебез, терәгебез.
Бергәләшеп әле бик күп тапкыр
Үткәрербез туган көннәрне.
Алтмыш кына түгел, җитмешне дә,
Сиксән, туксан, хәтта йөзләрне.
Бәхеткәең охшаш булсын иде
Яңа яуган ап-ак карларга.
Фәрештәләр кунсын иңнәреңә
Туган көнең белән котларга.
Кеше гомере артык озын түгел,
Кошлар гына озын гомерле.
Авырмыйча, тазалыкта яшә,
Ходай биргән шушы гомерне.
Иң изге теләкләр белән - кызың Чулпан, оныкларың Энҗе, Инзилә, Рәсим.
Нет комментариев