Апаста яшәүче киленебез Гаязова Дания Әнвәр кызының 15 ноябрьдә 55 яшьлек күркәм юбилее.

Дания! Сине ихлас күңелдән юбилеең белән котлыйбыз. Сиңа нык сәламәтлек, күңел тынычлыгы, аяз күк йөзе, чиксез шатлыклар телибез. Алдагы көннәреңдә дә Нәсим белән парлашып, балаларыңның күңел җылысын тоеп, игелекләрен күреп, оныклар шатлыгына сөенеп, кайгы-хәсрәтсез тыныч тормышта гомер кичерүеңне телибез.
Сиңа насыйп булган бәхет, шатлык,
Якты көннәр мәңге үтмәсен.
Сәламәтлек - ярты бәхет диләр,
Шунысы бигрәк читләп үтмәсен.
Иң изге теләкләр белән сине яратып - Гаязовлар һәм Идиятовлар гаиләләре.
Нет комментариев