Апас авылында яшәүче кадерле әниебез Гаязова Дания Әнвәр кызына 15 нче ноябрь көнне 55 яшь тула.
Кадерле әниебез! Сине олы бәйрәмең - 55 яшьлек юбилеең белән чын күңелдән котлыйбыз. Сиңа нык сәламәтлек, күңел тынычлыгы, гаилә шатлыгы, ак бәхетләр, балаларыңның һәм оныкларыңның күңел җылысын тоеп, игелекләрен күреп, әтиебез белән бәхетле озын гомер кичүегезне телибез. Киләчәгең җыр кебек матур, кояш кебек якты булсын. Туачак таңнарың һәрвакыт нурлы, күк йөзең аяз булсын. Гел шулай елмаеп, безне сөендереп яшә, әни!
Һәр яңа көн бәхет алып килсен,
Алсу таңнар күмсен шатлыкка.
Яшәү дәрте янсын йөрәгеңдә,
Картаерга һич тә ашыкма!
Иң изге теләкләр белән - тормыш иптәшең Нәсим, балаларың Алинә-Алмаз, Эльвина-Алмаз, оныкларың Айзилә, Әскәр, Марсель.
Нет комментариев