Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Котлаулар

Кадерле һәм кирәкле булу- рәхәт!

18 ноября 2014, 08:11

832

0

0

Кадерле һәм кирәкле булу- рәхәт!

Сүзебез- укытучылар укытучысы, үз балалары да, үз укучылары да эшенең дәвамчылары булган олуг зат- Мәрзия Төхвәт кызы Шәйхиева турында. 41ел педагогик тәҗрибәсе булган хезмәт ветераны Мәрзия Төхвәт кызы 1944 нче елның 20 нче ноябрендә Казахстан Республикасы, Кустанай өязе, Аман - Карагай станциясендә, эшче гаиләсендә дөньяга килә. Уку алдынгысы була, урта мәктәпне алтын медальгә тәмамлап, Казан Дәүләт педагогика институтының физика- математика бүлегендә математика һәм сызым белгечлеге алып, юллама белән Апас районына җибәрелә. Шонгаты, Зур Күккүз авылы мәктәпләрендә математика укыту белән бергә директор вазифаларын башкара. 1979 нчы елдан лаеклы ялга чыкканчы, Апас урта мәктәбендә армый- талмый хезмәт итә. Без дә эшенә чын күңелдән бирелгән, үз -үзенә һәм тирә - юнендәгеләргә таләпчән, коллективта зур дәрәҗә һәм авторитет яулаган, эзләнүчән укытучы белән тәҗрибә уртаклашу бәхетенә ирештек. Ул үзенең төгәллеге, нык ихтыярлы булуы, һәрбер эшне анализ ясап ахырына җиткерүе белән аерылып торды. Өлкән укытучы булуына карамастан, һәрбер дәресенә эш планы бар иде аның. Без яшьләр аңа "Мәрзия Тухватовна, сез бит инде бернинди плансыз да дәрегезне бик яхшы үткәрәсез, мөгаен сез чишмәгән мәсьәлә калмагандыр да",- дия идек. Ә ул безгә "Кызлар, мин башкача булдыра алмыйм" дип җавап кайтара. Аның хезмәтен дәвам итүебез, үтемле киңәшләрен ишетүебезгә чиксез шатбыз. Хөрмәтле остазыбыз! Әлеге күркәм бәйрәмегез көннәрендә Сезгә җан һәм тән саулыгы, күңел тынычлыгы, якты- матур көннәр, балалар шатлыгы, оныклар куанычы телибез. Һәрвакыт шулай кадерле һәм кирәк булып яшәгез. Апас урта мәктәбенең математика укытучылары.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев