18 нче ноябрьдә Дәвеш авылында туып-үскән, Апас авылында яшәүче яраткан туганыбыз Сафина Венера Фәхерлислам кызына 50 яшь тулды.
Кадерлебез безнең! Сине туган көнең белән чын йөрәктән ихлас котлыйбыз. Моңсу күзләргә ямь өстәргә теләгәндәй, табигатьнең шушы мизгелендә туып, син барлык туганнарыңны сөендергәнсең. Бүген дә син, кадерле кешебез, үзеңнең тирә-ягыңдагы кешеләргә шатлык өләшәсең, олысына да, кечесенә дә син кешелекле һәм игелекле, абруйлы киңәшче, шуңа күрә дә син олы ихтирам казангансың. Алдагы гомер юлларыңны сау-сәламәт, күтәренке кәеф, Фиргать белән тигезлектә, балаларыңның игелеген күреп һәм туганнарың, якыннарың белән бәхетле көннәрдә үтәргә язсын сиңа. Күзләреңдә бәхет чаткылары, йөзләреңдә елмаю һәрчак балкып торсын!
Венера, олы, изге күңелле син,
Һәр кешегә яхшы карашың.
Кырык эшең кырык якка ташлап,
Булышырга әзер торасың.
Бер дә моңайма син, гел шат яшә,
Сиңа бик тә шулай килешә.
Синең елмаюың якыннарга
Бер дә бетмәс шатлык өләшә.
Иң изге, ак һәм пакь теләкләр белән - әткәй-әнкәй һәм барлык туганнарың.
Нет комментариев