Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Котлаулар

Коштавылында яшәүче кадерле әтиебез Идрисов Сәгәтдин Сираҗетдин улы белән сөекле әниебез Рузия Харис кызының ноябрьдә парлы тормыш коруларына 50 ел булды.

03 декабря 2014, 12:52

821

0

0

Коштавылында яшәүче кадерле әтиебез Идрисов Сәгәтдин Сираҗетдин улы белән сөекле әниебез Рузия Харис кызының ноябрьдә парлы тормыш коруларына 50 ел булды.

Кадерлеләребез! Сезне ихлас күңелдән Алтын туегыз белән тәбрик итәбез. Шушы еллар дәвамында тормышның ачысын да, төчесен дә татыгансыз. Тормыш авырлыкларына бирешмичә, бер-берегезгә терәк булып, кайгы-шатлыкларны уртаклашып, пар күгәрченнәрдәй матур яшәдегез һәм яшисез. Һәр матур гамәлегез безгә үрнәк булып тора. Сезгә имин тормыш, бәхетле картлык, тормышыбызга ямь өстәп, авырмый яшәвегезне, озын гомер итүегезне телибез. Безне, 5 балагызны үстереп, тормыш юлына аяк бастырдыгыз. Игелекләребезне дә күреп яшәсәгез иде. Биш балагыздан берсесе абый Ирек юк инде. Бик вакытсыз, гөрләп яшәп ятканда арабыздан китеп барды. Әти белән әни авылда үрнәк гаиләләрнең берсесе. Безне, 5 баланы, дәү әниебез Нурлыбәнәт карашты, тәрбияләргә булышты. Әти белән әни дәү әнине соңгы көнгәчә кадер-хөрмәттә тәрбияләделәр. Сез матур һәм тату яшәп, без - балаларыгызга гомер бүләк иткәнсез, үз үрнәгегездә безне тәрбияләп, хезмәткә өйрәтеп, тормыш киңлекләрендә лаеклы урын алырлык кешеләр булырга булыштыгыз. Моның өчен сезгә мең кат рәхмәтлебез!

Әле ярый икәү яшьлектә

Бер-берегезгә очрап табышкансыз.

Кавышкансыз безнең бәхеткә,

Тигез тормыш насыйп булсын сезгә,

Гел атлагыз бергә, янәшә.

Сау-сәламәт яшәп,

Безгә шатлык булып,

Яшәсәгез иде йөзгәчә!

Изге теләкләр белән - балаларыгыз Гөлинә-Шамил, Резедә-Рәмис, Илнур, Илназ, киленегез Гүзәлия, оныкларыгыз Гөлия, Айгөл, Марсель, Рамазан, Илмир, Адель.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев