Апас районы Әлмәндәр авылында яшәүче әтиебез Шәрифҗан әниебез Диләфрүз Хөснетдиновлар белән бергә гаилә корып яши башлауларына 6 декабрьдә 60 ел тула

Кадерле әтиебез-әниебез! Сезне бриллиант туегыз белән ихлас күңелдән котлыйбыз. Шушы еллар дәвамында тормышның ачысында, төчесен дә татыгансыз. Тормыш авырлыкларына бирешмичә, бер-берегезгә терәк булып, кайгы-шатлыкларны уртаклашып пар күгәрченнәрдәй матур яшәдегез. Безнең өчен иң кадерле, газизләрдән-газиз булган әткәй һәм әнкәй. Сезгә имин тормыш, бәхетле картлык, саулык-сәламәтлек, озын гомер итүегезне телибез. Безне 6 баланы үстереп, тормыш юлына аяк бастырдыгыз. Киләчәктә дә балаларыгызның һәм шулай ук оныкларыгызның да игелеген күреп яшәргә язсын. Барысы өчен дә мең-мең рәхмәт әти-әни!
Иң изге теләкләр белән - Гомәрхан-Дания, Сәлимхан-Эльвира, Әгъзам-Резидә, Гөлсинә-Әдһәм, Җәмилә-Надыйр, оныклары-оныкчыклары.
Нет комментариев